Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бетчә бетерәм, дип, паралич суккан!

Битенә чыккан бетчәне яшерим әле, дип, иптәш кызыннан макияж пумаласы алып торган һәм, пумалага тональ крем тамызып, бетчәсенә сөрткән

Австралиядә яшәүче 27 яшьлек Джо Джилкристның битенә бетчә чыккан. Шуны яшерим әле, дип, ул иптәш кызыннан макияж пумаласы алып торган һәм, пумалага тональ крем тамызып, бетчәсенә сөрткән.

Берничә көннән аның аркасы авырта башлаган. Хастаханәдә тикшеренү узганнан соң, аның организмына бик зыянлы инфекция керүе ачыкланган, ул пумала аша бетчә тишегеннән кергән дип фаразлаганнар. Инфекция кан белән умыртка баганасына барып җиткән һәм гәүдәнең аскы өлешен параличлаган. Бу турыда Mirror басмасы хәбәр итте.

"Бала тапкандагыдан да көчлерәк авырту тойдым", - дип сөйләгән журналистларга бичара хатын. Табиблар инфекциянең бөтен организмга таралуыннан курыккан. Операциядән соң пациентка начар хәбәр җиткергәннәр: ул йөри алмаячак, инвалид арбасында гына утыра алачак.

Соңыннан ачыкланганча, Джилкристның иптәш кызында стафилококкның иң зыянлы төре булган, ул тәндәге яралар аша пумалага да күчеп калган.

- Дус кызым хәзер минем аркада үзен бик битәрли, әмма минем авырып китүем аның гаебе түгел, иммунитетым начар булган, - дип сөйләгән Джо.

Берничә ай хатын хастаханәдә яткан. Аннан чыккач, ул инвалид арбасында яшәргә мәҗбүр. Улы Томмины тәрбияләү дә авырлашкан.
Бу хакта "Интертат.ру" яза.

Фото: ачык чыганактан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе