Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡Бездә юк дип иркенәясе түгел, якын күршеләребез Арча районында тагын 3, Теләчедә бер кеше коронавирус йоктырган

Республикада яңа таҗлы вирусны йоктыручылар саны 1832гә җиткән, шуның 71е соңгы тәүлектә. Шулай ук узган тәүлектә 165 кеше терелгән.

Республикада яңа таҗлы вирусны йоктыручылар саны 1832гә җиткән, шуның  71е соңгы тәүлектә. Шулай ук узган тәүлектә 165 кеше терелеп өйләренә җибәрелгән.

Табигый ки, авыручылар саны зур шәһәрләрдә күбрәк, әммә шул ук вакытта районнарда да дүртәр-бишәр вирус йоктыру очраклары теркәлеп тора.  Узган тәүлектә, мәсәслән: Казанда 30, Яр Чаллыда 22, Алабугада 5, Әлкидә 4, Арчада 3, Әгерҗе, Апас, Чүпрәле, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама һәм Теләче районнарында берәр очрак теркәлгән.

Авыручыларның яшенә килгәндә - урта һәм 50-60 яшьтәге кешеләр күпчелекне тәшкил итә. Бүгенгә исә 50-60 яшьлек 15 кеше, 30-50 - 14, 60-70 - 13, 18 яшькә кадәр - 11, 80-90 - 7, 18-30 - 6 һәм 70-80 яшьлек 5 кеше covid-19 вирусын йоктырган.

Райондашларыбызны үзизоляция режимы талпләрен  тиешенчә үтәргә чакырабыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус үзизоляция