Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Безнең әңгәмә яки салкын тию куркынычмы?

Көз җиткәч, салкын тиеп авыручылар саны бермә-бер арта. Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан ничек ничек сакланырга? Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидимиологы Фәйрүзә Фәрит кызы Латыйпова белән шул хакта әңгәмә кордык.

- Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шулай да аның клиник симптомнарын искә төшереп үтик әле.

- Тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү, йөткерү. Гриппның да симптомнары шундый ук, тик организмның агулануы бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин). Гриппның инкубацион вакыты берничә сәгатьтән 3-4 тәүлеккә кадәр күзәтелергә мөмкин.

- Ел дәвамында районда ничә кеше салкын тиеп авырган, грипп диагнозы ничә кешегә куелды?

- 2019 елның узган 9 аенда 2240 кеше салкын тиеп,108 кеше пневмония хастаханәгә мөрәҗәгать итте. 6 кешедә лаборатор тикшеренлү юлы белән грипп диагнозы куелды.  Авыручыларның яртысыннан күберәге балалар.

- Күпләр хастаханәгә барудан курка, авыруның беренче симптомнары булуга үз белдеге белән дәвалана башлый...

- Авыру билгеләре күренү белән беркайчан да үз белдегегез белән дәваланмагыз. Табибка мөрәҗәгать итеп, ул авыруның үзенчәлекләрен, организмның нинди хәлдә булуын исәпкә алып, дәвалау билгели. Организмның үзенчәлекләрен исәпкә алу аеруча әһәмиятле. Мәсәлән, эндокрин системасы авырулары (шикәр диабеты, калкансыман биз функцияләре бозылуы) белән интеккән кеше салкын тиюне бик авыр кичерә, еш кына упкэ авыруы- пневмония  рәвешендә өзлегүләр булырга мөмкин. Салкын тиюне өйдә генә дәвалаганда ул еш кына хроник формага күчә яки бронхит, фронтит, гайморит рәвешендә өзлегүгә китерә. Еш кына вируслы авыру инфекция яки гөмбәчекләр китереп чыгарган башка авыру белән катлаулана. Монда инде табиб ярдәме һәм озакка сузылган дәвалану кирәк булачак...

Дәвамы бар

Әңгәмәнең тулы варианты белән "Хезмәт" газетасында таныша аласыә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев