⚡☣️ Бүген Казанда 21 кешедә коронавирус табылган
Татарстанда бүген 36 кешедә COVID-19 инфекциясен йоктыруның яңа очрагы расланган, шуларның берсе генә читтән кертелгән.
Утыз алты авыруның дүртесе, хәлләре авыр булу сәбәпле, хастаханәләргә салынган, 32 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 7 июльгә Татарстанда 4 823 COVID-19 очрагы теркәлгән, 3 639 кеше сәламәтләнгән, шуларның 38е – узган тәүлектә. 1 167 кеше дәвалануга мохтаҗ.
Вирус йоктыручылар Казанда – 21, Яр Чаллыда – 7, Биектауда – 2 һәм Әлмәт, Баулы, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш һәм Питрәч районнарында берешәр кеше исәпләнә.
Коронавирус йоктыручыларның яшенә килсәк, күпчелекне 30 яшьтән 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз тәшкил итә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 15, 60тан 70кә кадәр – 7, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр – 6, 18 яшькә кадәр – 1 балада, 18дән 30 яшькә кадәр – 4, 70тән 80 яшькә кадәр 3 кешедә табиблар COVID-19 тапканнар.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев