Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡☣️ Бүген коронавирус йоктырган 14 кеше хастаханәләргә салынган

Татарстанда бүген 36 кешедә COVID-19 инфекциясен йоктыруның яңа очрагы расланган, барысы да элемтә юлы белән.

Утыз алты авыруның ундүрте, хәлләре авыр булу сәбәпле, хастаханәләргә салынган, 22 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 10 июльгә Татарстанда 4 929 COVID-19 очрагы теркәлгән, 3 767 кеше сәламәтләнгән, шуларның 33е – узган тәүлектә.

Вирус йоктыручылар Казанда – 13; Яр Чаллыда – 5; Питрәч районында – 3; Югары Ослан, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Нурлатта – 2. Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама һәм Тукай районнарында берешәр кеше исәпләнә.

Коронавирус йоктыручыларның яшенә килсәк, күпчелекне 30 яшьтән 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз тәшкил итә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 11, 60тан 70кә кадәр – 12, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр – 4, 18дән 30 яшькә кадәр – 6, 70тән 80 яшькә кадәр 3 кешедә табиблар COVID-19 тапканнар.

Россиядә коронавирустан 11 меңнән артык кеше үлгән.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус