Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бүген коронавирус йоктырган 41 кеше хастаханәләргә салынган

Татарстанда бүген 41 кешедә COVID-19 инфекциясен йоктыруның яңа очрагы расланган, барысы да элемтә юлы белән.

Кырык бер авыруның 25е, хәлләре авыр булу сәбәпле, хастаханәләргә салынган, 16 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 30 июньгә Татарстанда 4555 COVID-19 очрагы теркәлгән, 3703 кеше сәламәтләнгән, шуларның 55е – узган тәүлектә. 1178 кеше дәвалануга мохтаҗ. Вирус йоктыручылар Казанда – 26, Яр Чаллы, Апас, Балтач, Буа, Кукмара, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат һәм Питрәчтә – 1, Арча, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында икешәр кеше исәпләнә.

Коронавирус йоктыручыларның яшенә килсәк, күпчелекне 30 яшьтән 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз тәшкил итә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 12, 60тан 70кә кадәр – 11, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр – 5, 18 яшькә кадәр – 2 балада, 18дән 30 яшькә кадәр – 3, 70тән 80 яшькә кадәр 8 кешедә табиблар COVID-19 тапканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус