Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бүген тагын 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекцияләциясен йоктыруның 40 очрагы расланган.

10 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 30ы өйләрендә дәвалана. Татарстанда 25 июньгә барлыгы 4350 COVID-19 очрагы теркәлгән. Шулардан  3163 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 35е узган тәүлектә. 1174 кеше әлегә дәвалануга мохтаҗ.

Кырык авыручының 25е урта яшьләрдәге ватандашларыбызга туры килә, шулай итеп бүгенгә 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 12, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр - 12, 50дән 60ка кадәр - 6, 70тән 80гә кдар - 5, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 4 һәм балигъ булмаган бер баланың Covid-19 инфекциясен йоктыруы билгеле.

Казан каласы авыртучылар саны буенча беренчелекне бирми, анда - 22 кеше, Яр Чаллыда - 6, Питрәчтә - 3, Актаныш, Биектауда - икешәр, Арча, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск һәм Тукай районында берәр кеше исәпләнә. Шөкер, Балтачта бүгенгә зарарланучылар юк.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 яңа таҗлы вирус