Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бүген тагын 46 кеше ковид-19 йоктырган, шуның берсе Балтачтан

Соңгы тәүлектә Татарстан 46 CОVID-19 очрагы ачыкланган, шуның ике очрагы читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән таралуы билгеле.

Коронавирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 33 кеше өйләрендә дәвалана.

Гадәттәгечә купчелек авыручылар рәтен урта яшьләрдәге кешләр тулыландыра, бүген алар - 16, алардан аз гына калышып 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 12 кеше.

Казанда - 28 кеше, Яшел Үзәндә - 4,  Яр Чаллы, Кама Тамагы, Питрәчтә икешәр, Әлмәт, Бөгелмә, Кайбыч, Тәтеш, якын күршеләребез Теләче, Саба, Кукмарада һәм Балтачыбызда берәр кешедә  яңа таҗлы вирус табылган.

Нәтиҗәдә, Татарстанда, 29 октябрьгә барлыгы 8328 COVID-19 очрагы теркәлгән, 7344 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 86сы - узган тәүлектә.

Берүк, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19