Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

⚡☣️ Бүген Татарстанда 32 кешедә коронавирус табылган

Татарстанда бүген 32 кешедә COVID-19 инфекциясен йоктыруның яңа очрагы расланган, шуларның икесе – читтән кертелгән.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән 32 кеше зарарланган, шуларның икесе – читтән кертелгән. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 24 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 23 июльгә Татарстанда 5 341 COVID-19 очрагы теркәлгән, 4 193 кеше сәламәтләнгән, шуларның 26сы – узган тәүлектә.

Вирус йоктыручылар Казанда – 19; Түбән Камада – 4; Яр Чаллы шәһәре һәм Югары Ослан районында – икешәр. Татарстанның Аксубай, Яшел Үзән, Чистай һәм Ютазы районнарында берешәр кеше исәпләнә.

Коронавирус йоктыручыларның яшенә килсәк, күпчелекне 30 яшьтән 70 яшькә кадәр ватандашларыбыз тәшкил итә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 8, 60тан 70кә кадәр – 6, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр – 8, 18дән 30 яшькә кадәр – 2, 18 яше тулмаган 4 балада, 70тән 80 яшькә кадәр 4 кешедә табиблар COVID-19 тапканнар.

Коронавирус беркая да китмәде, ул безнең арада... Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус