Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бүген Татарстанда 39 COVID-19 яңа очрагы расланган, шуның берсе Балтачта

11 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 28 кеше өйдә дәвалана.

39 очракның барысы да элемтә юлы белән таралган, дип хәбәр итә Республика коронавируска каршы көрәш штабы. 11 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 28 кеше өйдә дәвалана. Татарстанда яңа таҗлы вирус йоктыручылар саны 22 июньгә 4231 гә җиткән. Терелүчеләр 3091 кеше исәпләнә, шул исәптән 32се узган тәүлектә. 1128 кеше дәвалануын дәвам итә.

Авыручылар арасында бүген күпчелекне 30 яшьтән 50 яшькә кадәр кешеләр тәшкил итә - 15, 50дән 60 ка кадәр - 9, 60тан 70кә кадәр - 8, 70 яшьтән 80 яшькә кадәр - 6, 18дән 30га кадәр бер кешенең зарарлануы билгеле.

Казанда да вирус йоктыручылар арасында кискен үсеш күзәтелә бүген - 11дән 21гә сикергән, Түбән Кама районында - 4, Яр Чаллыда - 3, Алабуга һәм Биектауда икешәр, Әлмәт,  Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча һәм Балтачыбызда берәр кешедә COVID-19 инфекциясе табылган.

Берүк, саклану чараларын тиешенчә кулланыйк, таләпләрне катгый үтик. Сакланганны саклармын дигән. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус