Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бүген яңа таҗлы вирус йоктырган 9 кеше хастаханәгә салынган

Татарстанда бүген 29 COVID-19 йоктыруның яңа очрагы расланган.

Бүген 29 COVID-19 йоктыруның яңа очрагы раслануын, шуларның 1се генә читтән кертелүен, калганнары элемтә юлы белән йоктырылуын хәбәр итә республика каоронавируска каршы көрәш штабы. 9 кеше хастаханәгә урнаштырылганы, 20 кеше өйдә дәвалана.

Шөкер, бүген балигъ булмаган балалар арасында авыручылар юк. Ә менә урта яшьләрдәгеләр арасында 13 кеше теркәлгән. 50 яшьтән 60 яшькә кадәр һәм 70 яшьтән 80 яшькә кадәр ватандашларыбыз арасында бишәр кеше, 60тан 70кә кадәр һәм 18дән 30га кадәр өчәр кеше COVID-19 инфекциясен йоктыруы мәгълүм.

Казанда авыручылар саны - 12, терәлеп торган күршебез Арчада - 3, Лениногорск һәм Әлмәттә икешәр, Яр Чаллы, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, ызандаш күршебез Сабада һәм  Спас районнарындаберәр кешедә коронавирус тапканнар.

Татарстанда 19 июльгә барлыгы 5215 COVID-19 очрагы теркәлгән, 4075 кеше, шул исәптән 28е узган тәүлектә савыкан.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, коронавирус беркая да китмәде, ул безнең арада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус яңа таҗлы вирус