Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бүгенгә коронавирус белән бәйле вәзгыять

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 авыруының 29 яңа очрагы ачыкланган.

Узган тәүлетә Татарстанда Covid-19 йоктырган 29 яңа очрак ачыкланган. Шуларның 1се - читтән кертелгән, 28е элемтә юлы белән йоктырылгын. Авыручыларның 12се хастаханәләргә урнаштырылган, 17 кеше өйләрендә дәвалана.

Бүген өлкәннәр арасында авыручылар саны кискен артып киткән, кичә 60 яшьтән 70 яшькә кадәр дүртәү иде бүгенгә 10 булган, 30 яшь 50 яшькә кадәр - 7, 50дән 60ка кадәр - 5, 18дән 30га һәм 70тән 80гә кадәр өчәр һәм балигъ булмаган бер баланың коронавирус йоктыруы билгеле.

Казанда авыручылар саны кимүгә бара төсле, анда бүген 11 генә, ә менә Яр Чаллыда бу сан кискен сикергән, кичә нуль иде бүген исә җиде, Яңа Чишмә районында - 2,  Арча, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат һәм Ютазыда берәр кешедә яңа таҗлы вирус тапканнар.

Барлыгы 17 июльгә Татарстанда 5186 COVID-19 очрагы теркәлгән, шуның 4017 кеше, шул исәптән 30ы узган тәүлектә савыккан.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус яңа таҗлы вирус