Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бүгенгә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 84кә җиткән

Вакцина кадату өчен алдан язылырга кирәк, моны 5 төрле ысул белән башкарып була.

Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә чирләгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«36 кеше хастаханәләргә озатылган, 48 кеше өйләрндә дәвалана», - диелә идарә хәбәрендә. Ковид йоктыручыларның күбесе 30-50  яшьтәге кешеләр (28 кеше), 60-70  яшьлекләр арасында - 19 һәм 50-60 яшьлек 15 кеше авырый.

Узган тәүлектә Казанда – 36, Чаллыда – 14, Тукай һәм Яшел Үзән районнарында бишәр очрак теркәлгән, республиканың 19 муниципаль берәмлегендә коронавирус йоктыру очраклары ачыкланган. Шөкер, Балтачыбыз бу исемлеккә керми.

Эпидемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 16 469 тапкыр куелган, 12 978 кеше, шуларның 97се – узган тәүлектә терелгән.

Республикада булган 81122 доза вакцинаның 19 проценты файдаланылган. 15 398 кеше прививка ясаткан, 3 122 кеше икенче дозаны да кадаткан.

Вакцина кадату өчен алдан язылырга кирәк, моны 5 төрле ысул белән башкарып була:
1. РФ бердәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша,
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша,
3. 122 бердәм номерына шалдыратып,
4. күпфункцияле үзәк аша,
5. поликлиниканың элемтә номерына шалтыратып.

Вакцинация үтәргә теләге булган кешеләр поликлиника регистратурасының телефоннары аша 8(84368) 2-52-11, 2-41-36 үзләренең исем, фамилия, әтисенең исемен, яшәү урыны, контакт телефон номерларын калдырып, чиратка языла алалар.

Медицина хезмәткәрләре поликлиникага вакцина ясатырга үзләре дә гел чакырып торалар.

Шулай ук райондагы амбулаторияләр белән дә элемтәгә кереп була, телефон номерлары: Кариле табиблык амбулаториясенеке – 3-16-69, Чепья – 3-43-01, Яңгул – 3-62-03. Эш сәгатьләрендә шалтыратып, сораша-белешә, языла аласыз.

 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19