Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бүгенгә коронавируслы 30 кеше хастаханәгә урнаштырылган

Татарстанда 54 яңа COVID-19 инфекциясен йоктыру очрагы расланган, алар барысы да авыручылар белән аралашу нәтиҗәсе.

54 яңа таҗлы вирус йоктыручының 30ы хастаханәгә урнаштырылды, димәк хәлләре җидти, 24 кеше өйдә дәвалана. Вирустан саклану чараларын тиешенчә үтәп, үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеген кайгыртсак иде.

Статистика урта яшьтәге кешеләрнең күбрәк йоктыруын раслый, бүгенгә 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 23 кешедә коронавирус ачыкланган. 70-80 яшьлек - 11, 60-70 - 10, 50-60 яшьлек - 5, 18-30 яшьлек - 3 һәм 18 яшькә кадәр 2 татарстанлы COVID-19 йоктырган.

Бүгенгә 35 казанлы әлеге чирне йоктырган, Яр Чаллыда - 6,  Яшел Үзәндә - 5, Питрәчтә - 2, Апас, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Мамадыш, Түбән Камада берәр очрак теркәлгән.

Нәтиҗәдә, 3 июньгә Татарстанда  барлыгы 3351 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Перчатка һәм маскаларыгызны кияргә онытмагыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус