Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бүгенгә Татарстанда 55 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән

28 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 27се өйләрендә дәвалана.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте  соңгы тәүлектә республикада 55 кешедә короновирус теркәлүе, шуларның 2се генә читтән кертелүе, 53е элемтә юлы белән йоктырылуы турында хәбәр итә. 28 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 27се өйләрендә дәвалана.

Узган тәүлектә иң күп авыртучылар исемлеген өлкәннәр тулыландыра, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 19 һәм 70 яшьтән 80 яшькә кадәр - 10 кеше, авыручыларның яртысыннан артыгын өлкәннәр тәшкил итә. Урта яшьләрдәгеләр арасында (30-50 яшьлекләр)  - 11 кеше, 50-60 яшьлекләр - 5, яшьләр арасында (18-30 яшьлекләр) - 3 һәм 18 яшькә кадәр 4 бала теркәлгән.

Вирус йоктыручылар бүгенгә 15 муниципаль берәмлектә ачыкланган, күпчелек шәһәрләргә туры  килә, әйтик Казанда - 18, Яр Чаллыда - 12, Яшел Үзәндз - 8, район җирлекләрендә 1-2шәр очрак расланган. Шөкер, Балтачта юк.

25 февральгә Татарстанда  барлыгы 17 819 COVID-19 очрагы теркәлгән, 14 336 кеше, шул исәптән 103 кеше узган тәүлектә  терелгән.

Барлыгы 73 750 кеше вакцина кадаткан (тәүлек эчендә үсеш 1487), шулардан 13 620 кеше икенче дозаны да ясаткан. Вакциналанган затларның 46%ы 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19