Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

☣ ️ ⚡Бүгенгә яңа таҗлы вирус белән бәйле вәзгыять

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда 9 июньгә барлыгы 3665 COVID-19 инфекциясен йоктыру очрагы теркәлгән. Шулардан 2748 кеше терелгән, шул исәптән 35е узган тәүлек эчендә. Әлегә 906 кеше дәвалануга мохтаҗ.

Узган тәүлектә исә 54 кеше яңа таҗлы вирус йоктырган, шуларның берсе генә читтән кертелгән. Димәк "элемтә" яхшы эшли. 12 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 42се өйдә дәвалана аларның хәлләре җиңелчә бәяләнә. Савыгу сәбәпле, хастаханәләрдән 20 кешене өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Бүгенгә, ичмасам, балигъ булмаган балалар арасында авыручылар юк. 30 яшьтән 50 яшькә кадәр ватандашларыбыз арасында хәл хаман да киеренке кала бирә, узган тәүлектә 18 кеше коронавирус йоктырган. 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 14, 18дән 30га кадәр - 11, 60тан 70кә кадәр - 9 һәм 70 яшьтән 80 яшькә кадәр 2 кешенең әлеге вирусны йоктыруы билгеле булган.

Районнарда бүгенгә хәлләр тынычрак, аларда берәр генә очрак теркәлгән. Ә Казанда кисәк кенә артып киткән, 22дән 35кә үзгәргән, Яр Чаллыда - 10, Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында берәр кешедә коронавирус табылган. Шөкер, Балтачыбызда бүгенгә авыручылар ачыкланмаган.

Хөрмәтле райодашлар, чикләүләр кимеде дип, үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлге турында онтмасак иде. Сак булыйк!?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19