Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бүгенге көндә COVID-19 вирусы йоктырган 40 кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган

Иң күп авыртучылар гадәттәгечә 30 яшьтән 50 яшькә кадәр кешеләр.

Татарстанда 35 яңа COVID-19 очрагы расланган, алар барысы да элемтә юлы белән йоктырылуы ачыкланган. 12 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйләрендә дәвалана.

Иң күп авыртучылар гадәттәгечә 30 яшьтән 50 яшькә кадәр кешеләр - 15, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 9, 60тан 70кә кадәр - 6, 18 яшькә кадәр һәм 18дән 30га кадәр икешәр кеше, 70 яшьтән 80 яшькә кадәр 1 кеше авыры билгеле.

Казанда - 14, Югары Осланда һәм Түбән Камада дүртәр, Яр Чаллы, Әтнә, Бөгелмә, Яшел Үзәндә икешәр, Буа, Кукмара, Лаеш, Саба, Чистай районнарында берәр кешедә короновирус табылган.

30 июльгә Татарстанда барлыгы 5569 COVID-19 очрагы теркәлгән, Бу чорда 4472 кеше, шул исәптән 36сы узган тәүлек эчендә савыккан. 41 кеше һәлак булган, 40 кеше - ИВЛ аппаратына тоташтырылган килеш кала бирә, стационарда - 495 кеше дәвалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус