Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бил сызлауны йод баса

Биле сызлаган кеше тилмерә инде: иелеп эшлисе эшләреңне башкарганчы җиде кат тир чыга, “остеохондроз” дигән авыру үзәкләрне өзә. Язгы, җәйге, көзге бакча эшләре вакытында аеруча кыен.

Әлеге авырудан котылу юлын таптым мин. Рецептларны сезгә дә язып җибәрәм.

? Билгә дә, умыртка баганасына да даруханәдә сатыла торган сыек песи үләне төнәтмәсе (валериана) сөртергә кирәк. Аннары җылы киемгә төренеп, аркага ятасың. Моны төнгә каршы эшләсәң яхшы.

? Икенче рецепт мондый: йод белән яңа сыгылган лимон суын 1:1 нисбәтендә кушасың. Өйдәге икенче бер кеше умыртка баганасына өстән аска таба шул катнашманы сөртсен. 1 сәгатьтән умыртка баганасын карагыз: йод төссезләнгән урыннар – проблемалы урыннар булыр, йод күренеп торган җирдә бар да тәртиптә дигән сүз.

Проблемалы урыннарга 1 көннән тагын шундый ук төнәтмә ясап сөртергә кирәк.

Нәзимә ШӘМСЕТДИНОВА.
Ютазы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бил сызлау