Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Биологик актив кушылмалар: файдамы, зыянмы?

Биологик актив кушылмалар” дигән төшенчәне ишетмәгән кеше юктыр. Интернетны ачсак, яки телевизор карасак, аларга багышланган берсеннән-берсе матур рекламаларга игътибар итми калуы мөмкин түгел. Ничек күз салмыйсың инде? Кемнең генә аларны кулланып тиз арада гына сылу гәүдәле буласы, тәнгә сихәт кертәсе килми? Ә бит реклама безне нәкъ менә шуңа ышандыра. Чынлыкта нәрсә соң ул биологик актив матдәләр?

Казан дәүләт медицина университетының Медицина-фармацевтика көллияте мөгаллиме Сөмбелә Йосыпова «Интертат» укучылары өчен файдалы язма әзерләде.

Иң элек тарихка күз салыйк. Биологик актив матдәләр безнең тормышта юктан гына барлыкка килмәгән. ХХ гасырда экологик шартлар начарлану, дөрес тукланмау кебек сәбәпләр кеше организмына кирәкле матдәләрнең кытлыгына китерә. Әлеге күренеш озак кабатланган очракта, бу матдәләрнең дефицит булуы төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хәлне булдырмас өчен, әлеге матдәләр белән безнең организмны ясалма рәвештә баетырга дигән фикергә киләләр һәм, шулай итеп, биологик актив кушылмалар җитештерү җайга салына башлый. Буген дөньяның төрле почмакларында аларны җитештерүче заводлар эшли, ә аларны куллану, популярлашып, хәтта үзенә күрә бер модага әверелеп бара.

Югарыда әйтелгәннән чыгып, биологик актив матдәләр ул дару түгел дип әйтә алабыз. Моны безгә рәсми документлар да раслый. “Дарулар әйләнеше турында” дигән 61 нче номерлы Федераль Закон “Дару” дигән төшенчәгә менә шундый аңлатма бирә. Дару препараты – ул авыруларны булдырмау яки аларны дәвалау чарасы.

“Биологик актив матдәләр” төшенчәсен безгә “Азык-төлек сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында” дигән 29 нчы номерлы Федераль Закон аңлата: алар табигый (яки табигыйга охшаш), ризык белән бергә (яки ризык составына кушып) кулланыла торган биологик актив матдәләр. Бу матдәләрне сау-сәламәт кешеләр дә куллана ала.

Хәзер икенче сорауга тукталып үтик. Кулланыргамы яки кулланмаскамы? Бу сорауга турыдан туры “әйе” яки “юк” дип җавап биреп булмый. Һәр кешенең организмы үзенчәлекле. Әгәр дә үзегездә берәр авыру симптомнары сизсәгез, иң элек, рекламага ышанып биологик актив матдәләр алырга ашыкмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм ул билгеләгән даруларны эчеп дәваланырга киңәш ителә. Дарулар белән беррәттән, комплекслы рәвештә организмга булышыр өчен биологик актив матдәләрне дә куллана аласыз.

Сау-сәламәт кешеләр дә организмга җитеп бетмәгән матдәләрне биологик актив матдәләр ярдәмендә тулыландыра ала. АКШ, Япония кебек алга киткән илләрдә, мәсәлән, бу матдәләр бик популяр һәм киң кулланылышта. Хәтта Япониядә гомер озынлыгының бик зур булуын да шуның белән бәйле дип атаучылар да бар.

Аларны сатып алганда түбәндәге киңәшләрне күздә тотыгыз:

1. Биологик актив матдәләрне җитештерүче ширкәткә, аның кайсы илдә чыкканына игътибар итегез: никадәр мәгълүмат күп булса, шулкадәр яхшы.

2. Эчәр алдыннан бу матдәләр сездә аллергия китереп чыгармасын дип, составын яхшылап өйрәнегез. Бәлки, арада сезгә таныш булган аллерген бардыр, мәсәлән, бал кортлары продуктлары (бал, прополис һ.б.)

3. Сыйфатлымы, юкмы икән дигән сорау туса, сатучылардан аларның теркәү документларын, сыйфатын тикшерә торган анализларның протоколларын соратып алыгыз. Бүгенге көндә Россиядә биологик актив матдәләрне даруханәләрдән, кибетләрдән табырга яки Интернет челтәре аркылы махсус сайтлардан сатып алып була. Кайдан алуыгызга карамастан, сыйфатны дәлилләүче документлар сатучыларда булырга тиеш.

Гомумән алганда, биологик актив матдәләрне кулланырга карар кылсагыз, алтын урталыкны сакларга тырышыгыз. Авыр чирләрне алар ярдәмендә генә дәвалап булмаганын истән чыгармыйча, организмга кирәк вакытта, аңа файда китерү өчен, дөрес итеп кулланыгыз.

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/biologik-aktiv-kushylmalar-faydamy-zyyanmy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев