Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Биш сорауга биш җавап яки иске полис белән кала күрмә, алыштыр тизрәк

1 ноябрьгә кадәр искергән медицина полисларын алыштырып бетерергә дигән шарт куелды.

Хәзер кулга пластик карта рәвешендәге электрон мәҗбүри медицина полислары бирелә башлады. Бу хакта һәм халыктан кергән башка сорауларга "Ак барс-мед" компаниясенең райондагы филиал директоры Хаҗирә Гыйләҗетдин кызы Хәкимуллина җавап бирә.
 
- Хаҗирә ханым, компаниянең хәзергә максаты - тиз арада район халкын иске полислардан арындырып, яңа үрнәктәге полисларны рәсмиләштерү. Әгәр кеше якын арада моны эшләргә өлгерми икән, ул очракта нишләргә?
 
- Иске полисларның гамәлдән чыгу вакыты әлегә төгәл билгеле түгел, әмма тора-бара алар белән мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче поликлиникаларга, хастаханәләргә мөрәҗәгать итеп булмаячак. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, кыенлыклар белән очрашмас өчен, вакыт табып, ничек тә шушы араларда искеләрен яңага алыштырып бетерергә кирәк.
 
- Алыштыру күпме вакытны ала?
 
- Озак түгел. Үзең белән паспорт, мәҗбүри пенсия иминияте турында таныклык (СНИЛС) алып килергә кирәк. Гариза язасың, пластик полис өчен шунда ук фотога да төшәсең. Һәм кул куйдың да, эш бетте. Полис бер ай эчендә әзер була, аңарчы гражданга вакытлыча таныклык биреп торыла. Әзер полисны шулай ук биредән, "Ак-барс мед" компаниясеннән килеп аласы була.
 
- Полисларын алыштырырга килалмаучылар булса...
 
- Бу очракта ышанычнамә (доверенность) белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Синең полисыңны алыштырырга килгән ышанычлы кешенең кулында доверенность, паспорт һәм дә мәнфәгатьләре канәгатьләндерелә торган затның документлары булырга тиеш. Фоторәсемгә төшүгә килгәндә, үзе килалмаган кешегә конверт эчендәге кәгазь полис бирелә, анысына фото кирәкми. Балигъ булмаган балалар өчен полисны ата-аналар ала. Бу очракта баланың документлары белән әтисенең я әнисенең документлары да күррсәтелә. Баланың туу турында таныклыгы белән бергә теркәлү турындагы таныклыгы да (свидетельство о рождении) кирәк. 14 яше тулган баланы алып килү кирәк, чөнки фоторәсемгә төшерәсе була.
 
- Конверт эчендәге, яшел төстәге полисны алыштырмасаң да була димәк... Төшке ял чорында эшлиләрме , кайда утыралар дип сораучылар бар?
 
- Әйе, соңгы елларда бирелгән андый полисны алыштыру мәҗбүри түгел. Алар гамәлдә. Сүз бик иске полислар турында бара. Эш урыныбызга килгәндә, ул гаять тә җайлы урында, үзәктә - Балтач бистәсенең Ленин урамындагы 67нче йортта. Төшке ялсыз, иртәнге сәгать 8.00дән кичке 17.00гә кадәр кабул итәбез.
 
- Бу полисларның үзенчәлеге нидә һәм алар ярдәмендә нинди ярдәм алып була, искә төшереп үтикче?
 
- Кеше гомеренә куркыныч янаган очракта ашыгыч, чиратсыз бушлай ярдәм ( 20 минут эчендә килеп җитәргә тиешләр); белгечләрнең план буенча кабул итүе 24 сәгать эчендә башкарылырга тиеш; хастаханәгә ятарга салу вакыту - 30 көн, елга ике тапкыр компания үткәргән түгәрәк өстәлдә катнашып, баш табибка сорауларыгызны бирә аласыз. Инде дә үзегезнең шәхси сорауларыгыз бар икән, полисыгыз була торып та тиешле ярдәм алалмагансыз икән, оешманың баш табибына, я компаниянең "Кайнар линия"сенә 8-800-5000303 номеры буенча шалтыратырга кирәк.
 
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Хаҗирә ханым! Райондашларыбыз полисларын барлап, искергән булса, тиз көннәрдә алыштырырга килерләр дип ышанып калабыз.
 
Әңгәмәдәш: Зөлфия Шакирова
 
Айсылу Васильева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полис