Бишкеклыларның горурлыгы, балтачлыларның бәхете (фото)
Мәрхәмәтле, гади, сабыр, бар күңелеңне кешеләр сәламәтлегенә биреп эшләү генә түгел, ә яшәр өчен дә Кыргызстанда туарга кирәкме икән?
Алишер диюгә аның кем икәнен аңлатып тору да кирәк булмас иде. Чөнки 2015 елның август аеннан район үзәк хастаханәсенә кайтып эшли башлаган яшь хирурглар турында кыска гына вакыт эчендә бик күпләр белеп өлгерде.
Ул үзе Кыргызстан республикасының Бишкек шәһәрендә белем ала, ә иптәше Сәетәхмәт Гаипназаров ординатураны Казанда тәмамлый. Менә шунда вакытта ул безнең районга хирурглар кирәген интернеттан күреп ала һәм Алишер Адыловичка әйтә. Соңгысы исә, күп уйлап тормый һәм тәвәккәлли. Шул көннән алар районыбыз хастаханәсендә үз урыннарын алып торалар. Елына 330лап операция ясыйлар, димәк, якынча көндәлек берәү дигән сүз. Әле аннан соң да эш вакыты бетте дип кайтып китәргә ашыкмыйлар, пациентларының хәлен белеп, кичен дә күзәтү астында тоталар.
Сукыр эчәгесе, кулларга һәм аякларга, эчке органнарга һәм башка күп төрле операцияләр ясый алар.
- Иң озакка сузыла торганы эчәклекләрдә шеш булганда, андыйлар вакыт буенча 4-6 сәгатькә сузыла, ди алтын куллы табиб. Яңа хирурглар белән бергә хастаханәбездә яңа төр җиһазлар да эшкә "керешә", чөнки аңарчы кайтарылып кулланмыйча торганнары да булган һәм соңгы елларда гына алынганнары да бар икән. Шулар ярдәмендә лапроскопик операцияләр дә ясала башлаган. Димәк, ничәмә-ничә кеше моңарчы Казанда ясала торган операцияләрне туган якта ясату мөмкинлегенә ирешкән. Узган ел андыйлар 21 булса, быел инде ике райондашыбызга шундый операция ясалган.
- Операцияләр экстренный булганда гына көнендә ясала, ә болай чират буенча көтәсе. Иң күбе ике ай көтәргә туры килергә мөмкин. Безнең өчен бөтен авырулар да тигез, шуңа да кем өчендер чират күчереп, башка берәүне тилмертеп эшләмибез. Бәлки Балтач халкы нәкъ менә шуның өчен яраткандадыр безне. Без бары тик үзебезнең эшне эшлибез, - ди бернинди авырлыклар алдында да куркып калмаучы хирург.
Айга ике тапкыр туры килүче кизү торудан тыш, башка көннәрдә, хәтта бәйрәм вакытларында да эштә алар. Әлбәттә, гаиләң булганда болай эшләү дә җайлы түгел, тик эшең дә, гаиләң дә яраткан булганда, алтын урталыкны табу кыен түгелдер шул. Алишер Адылович та тормыш иптәше Лола белән Әмир исемле ул үстерә һәм шул ук вакытта эшендә дә зур уңышлар казана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев