Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Битендәге бетчәне сыткач, пневмония белән чирләгән

Бер ир, иягендәге бетчәне сыткач, бер айга реанимациягә эләккән.

Кытайның Цзянсу провинциясендә яшәүче ир, иягендәге бетчәне сыткач, бер айга реанимациягә эләккән.

Чен фамилияле ир дәваханәгә декабрь башында эләгә. Кытайлының хатыны сөйләвенчә, иягендәге бетчәне сыткач, иренең хәле кискен начарая. Ченның тән температурасы күтәрелә, тын алуы авырлаша,  авызы кызарган һәм шешкән. Коты очкан хатыны ирен табибка алып килгән.

Тикшеренүдән соң медиклар иргә икеяклы пневмония диагнозы куя. Аны реанимация бүлегенә салалар. Бер ай яткач кына аның хәле тотрыклана.  Ченны әле булса гади палатага күчермиләр.

Бетчәсен сыткач, пациент авыз куышлыгында инфекция пәйда булган, ди  Ченны дәвалаучы табиб. Инфекция сулыш алу юллары буйлап аска төшкән һәм икеяклы пневмониягә, үпкәләр коллапсына китергән, дип яза Өмет.

Табиб биттәге бетчәләрне беркайчан да үзаллы сытмаска чакыра. Аеруча  – “үлем өчпочмагында” ( битнең борын очыннан алып иреннәрнең ике ягына кадәр өлешендә).

 

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: temperaturka.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бетчә