Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бәла аяк астында

11 май көнне олы кызым Зәлинә уйнаган вакытта бик каты егылып башын имгәтте.

Тиз арада аны “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә алып бардык. Кизү торучы табиб Саидахмат Гаипназаров кызымның хәлен белеп, тикшереп чыкканнан соң кичекмәстән хирургия бүлегенә ятып дәваланырга кушты. Биредә инде безне Алишер Ахматхожаев каршы алды.

Безнең бит аңга шундый төшенчә сеңгән, янәсе ялларда хастаханәгә эләксәң, дәвалаучы табибны дүшәмбесез күрмәячәксең, вакыт үткәреп кенә ятачаксың. Юк икән шул. Алишер Адылович шимбә дә, якшәмбе дә авырулар янына килеп, хәлләрен белеп чыга иде. Балалар белән балаларча, өлкәннәр белән тиешле хөрмәт күрсәтеп эшләүче әлеге табибның осталыгына, кешелеклелегенә мин тагын бер кат таң калдым. Бер атна биредә дәвалану вакытында шәфкать туташлары да, техник хезмәткәрләр дә игътибарлы булып, бары тик хөрмәт хисләренә генә лаек булдылар безнең тарафтан. Бәла аяк астында дип белми әйтмәгәннәр, шулай да шундый авыр чакта ышанырлык табиб булу, ул билгеләгән дәвалану курсының файдасын күрү кем өчен генә бәхет булмас иде икән? Балаңның табибны көтеп алуы, укол һәм системалардан курыкмавы ак халатлы шәфкать ияләренең осталыгын тагын бер кат дәлилли. Ихластан рәхмәт Сезгә – безне кабул итеп алган “Ашыгыч ярдәм” бүлеге кызлары һәм хирургия бүлеге хезмәткәрләре. Эшләрегез җиңел булмаса да, Аллаһы Тәгалә уңышлар насыйп итсен. Кешеләргә кылган игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар