Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Больничный” яңача исәпләнә башлый

1 сентябрьдән 8 яшькәчә балалары булган әти-әниләр, эш стажы нинди булуга карамастан, больничный буенча максималь түләү алачак.

Россия Хезмәт министрлыгыннан аңлатуларынча, әлеге яңалык 1,5 млн әти-әнигә кагыла. Бу түләүләр эш бирүчеләрнең чыгымнары артуга китермәячәк. Акча турыдан-туры социаль иминият фонды бюджетыннан түләнәчәк. Өстәмә документлар җыярга кирәк булмый, фонд больничныйдагы мәгълүматлар нигезендә исәпләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез: гомуми кагыйдәләр буенча вакытлыча эшкә яраксызлык өчен пособие күләме стажга бәйле. Әгәр дә иминият стажы биш елдан азрак булса, больничный уртача хезмәт хакының 60 проценты күләмендә түләнә, әмма аена 44 400 сумнан артмый. Стаж 5 елдан 8 елга кадәр икән, пособие уртача хезмәт хакының 80 проценты күләмендә (59 200 сумнан артмый) бирелә. Иминият стажы 8 ел һәм аннан күбрәк булганда, 100 процентка тигезләшә (74 001 сумнан артмаска тиеш).

 

Чыгнак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: больничный