Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Борынга томау төшә, нишләргә?

Томау төшкәне сизелә башлау белән тиз арада аякларны җылыту хәстәрен күрү мөһим.

Йокларга ятар алдыннан аякларны башта горчица кушылган кайнар суда тотарга, аннары тиз генә салкын су коеп, яхшылап сөртергә һәм оекбаш киеп юрган ябынып ятарга кирәк. Шулай эшләгәндә салкын тиюне җиңел генә үткәреп җибәрергә дә була.

Өйдә торганда йон оекбаш эченә горчица порошогы сибеп киеп йөрсәң, томау тиз үтәр.

Әледән-әле борынны чәй содасы кушылган җылымса су белән юарга киңәш ителә.

Ромашка төнәтмәсе яисә ак чыршы мае тамызылган кайнар су белән ингаляция ясау да авыруга каршы нәтиҗәле булачак, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: томау төшү