Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бәрәңге генә димәгез

Бәрәңге – файдалы һәм сәламәтләндерә торган ризык. Аның төп тәэсире: сидек куа, шешләрне киметә, кан тамырларын киңәйтә, аритмияне бетерә.

Яшелчәләр дәва буларак бик борынгыдан кулланыла. Аларда, җиләк-җимешләрдә шулкадәр дәвалау көче тупланган ки, хәтта иң көчле дигән дарудан да шуның кадәр шифа табып булмас иде. Менә шушы хакыйкатьне күздә тотып,сезнең игътибарга яшелчәләрнең файдасы турында аерым сөйләргә, киңәшләр бирергә булдык. Бу рубриканы барыбызга да яхшы таныш бәрәңгедән башламасак һич тә дөрес булмас иде.

Бәрәңге – файдалы һәм сәламәтләндерә торган ризык. Аның төп тәэсире: сидек куа, шешләрне киметә, кан тамырларын киңәйтә, аритмияне бетерә. Аның составында булган калий, В витамины һәм фосфор йөрәге авырткан кешеләргә бу ризыкны алыштыргысыз итә. Бәрәңге шулай ук ашказаны һәм 12 илле эчәк җәрәхәтләрен (язваларын) дәвалый, бавыр, бөер, эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта, артык холестерин, нитрат, нитрит тозларын чыгара.
Бәрәңге ашау файдалы булганга күрә, борынгылар аны “Гиппократ ашы” дип йөрткәннәр. Ашказаны язвалары, эрозияләр булганда бер ай дәвамында кырган чи бәрәңгене ярты стакан оеган сөт белән болгатып, ач карынга эчәләр. Аннан соң 3 сәгать бер ризык та капмыйча, көн дәвамында гадәтләнгәнчә ашап торасың. Аритмияләр булганда авыруга көне буе 1 кг тозсыз пешкән бәрәңгене, 5-6 өлешкә бүлеп, катык белән ашау киңәш ителә. Кан басымы күтәрелгән кеше бәрәңгене мичтә тәгәрәтеп, кабыгы белән ашасын. Бәрәңге чәчәге төнәтмәсе дә бик файдалы: кан басымын төшерә, рак авыруына каршы торырга ярдәм итә. Бер аш кашыгы кипкән бәрәңге чәчәген ярты литр кайнаган суда өч сәгать термоста пешекләгәч, көнгә өч мәртәбә яртышар стакан эчәргә кирәк. Салкын тигәндә, тамак авыртканда бәрәңге парының файдасы турында барыбыз да белә.

 


Наил ЗАРИПОВ
табиб-хирург

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге