Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бәрәңгене күп ашарга ярамый?

Белгечләр әйтүенчә, кабул ителгән энергия исраф ителгәне белән баланста булырга тиеш.

Көн саен 400 грамм чамасы җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга кирәк. Тик бәрәңге һәм башка крахмаллы яшелчәләр ашарга киңәш ителми.

    Майлар күләме гомуми энергия күләменең 30 процентыннан артмаска тиеш. Бу якынча өч аш кашыгы үсемлек мае яки ике авокадо булырга мөмкин.

     Шикәр микъдары гомуми энергия күләменнән 10 процентка азрак булсын (нормаль авырлыктагы кеше өчен 50 грамм яки 12 чәй кашыгын тәшкил итә). Шулай ук шикәрне 5 процентка киметү сәламәтлек өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә.

     Тозның йод өстәлгәнен кулланырга кирәк һәм ул көненә 5 граммнан артмаска тиеш. Алкогольне киметергә яки бөтенләй кулланмаска.

    Үсемлек һәм терлек майларын куллануны киметү өчен, ризыкларны парда әзерләргә яки пешерергә кирәк. Майлылыгы аз булган сөт ризыкларын һәм майсыз ит кулланыгыз.

http://shahrikazan.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге