Бөтен буынннарым сызлый...
Балтач үзәк хастаханәсенең поликлиникасы табиб-травматологы Илдар Ишморатовтан киңәшләр...
Бүгенге көндә кеше сәламәтлегендә актуаль проблемаларның берсе булып – буыннар сызлавы тора. Бу авырту күп кешегә таныштыр дип уйлыйм. Остеоартроз дигән диагноз барлык җир йөзендә миллионлаган кешегә куела. Бу авырту эш яшендәге күп кешеләрнең эшли алмыйча больничный алуларының да сәбәбе булып тора һәм күпчелекнең яшәү шартларын уңайсызлата.
Остеоартроз (латынча сүз) – буын авыртуы, кимерчәк зарарлану, буын өслеге юкару һәм буын эчендәге башка элементлар (сеңер, капсула, мускуллар) зарарлану нәтиҗәсендә килеп чыга. Иң мөһим рольне кимерчәк зарарланып ялкынсыну реакциясе башлану уйный. Остеоартроз кул чугы, бармак, аяк буыннарын һәм муен, бил, умыртка баганасы буыннары , тез һәм бот буыннарын зарарлый. Беренче урында бот, тез, аяк һәм җилкә буыннары тора.
Остеоартроз сәбәпләренә килгәндә:
- кешенең яше (яшь барган саен кимерчәк үзенең эластиклыгын югалта, буын эчендәге сыеклык кими, буын өслеге юкара). Шуңа күрә буын эчендәге сөякләр бер-берсенә ышкылып авырту һәм ялкынсыну китереп чыгаралар;
- буынга нагрузка зур төшү (авыр күтәрү, югары гәүдә авырлыгы, төрле авыр күтәреп эшләүче профессиялар, авыр спорт төрләре белән дөрес шөгыльләнмәү;
- травмалар (сынулар, буын чыгулар, связка тартылу, бәрелүләр);
- зур гәүдә авырлыгы;
- башка авыртулар (шикәр диабеты, гормональ үзгәрешләр, инфекциялар, өшүләр – туңулар).
Артроз 3 стадияда була:
1 стадия – башлангыч үзгәрешләр буынга авырлык килгәндә, йөргәндә, йөгергәндә генә сиздерә, селкенмәгәндә борчымый;
2 стадия – авыртулар озаграк һәм көчлерәк , “хруст” ишетелә, буын формасы үзгәрә башлый, йөргәндә комачаулый;
3 стадия – авырту бертуктаусыз, йөрү үзгәрә, буын формасы бик нык үзгәрә, тик торганда да авырту борчып тора.
Артроз диагнозы рентген тикшеренү нәтиҗәсендә куела. Ә буын эчендәге башка үзгәрешләрне күрү өчен тагын да төгәлрәк медицина тикшеренүе – компьютер томографиясе (КТ), магнит – резонанс томографиясе (МРТ) кирәк.
Артроз дәвалау белән травматолог, ортопед, хирург һәм терапевтлар шөгыльләнә. Буында ялкынсыну стадиясе булганда – йөрмәү, буынны мөмкин кадәр тик тоту кирәкле. Физиолечение (УВЧ, электрофорез, магнитотерапия) һәм махсус дәвалау гимнастикасы да әйбәт нәтиҗә бирә.
Дарулардан – ялкынсыну һәм авыртуны бетерә торган стероид булмаган препаратлар (диклофенак, мелоксикам, найз, ибупрофен һәм башкалар), хондропротекторлар (хондроград, сустоград, хондролон, мукосат, кондронова һәм башкалар), буын эченә кертә торган уколлар (внутрисуставные): синокром, синвикс.
Балтач үзәк хастаханәсенең поликлиникасында травматолог булып әле күптән түгел генә эшли башласам да, остеоартроз диагнозы белән мөрәҗәгать итүчеләр бик күп. Шуңа күрә алда әйтеп үтелгән кешенең үзеннән тора торган профилактик чараларны үтәү бик кирәкле.
Ишморатов Илдар Азатович,
табиб – травматолог.
Районда әлеге чирдән интегүчеләр күпме, статистиканы “Хезмәт” газетасыннан укып белә алырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев