Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бөтендөнья иммунлаштыру атналыгы

БМО тарафыннан 2006 елдан башлап апрельнең соңгы атнасы иммунлаштыру атналыгы итеп билгеләнеп үтелә. Быел бу чара 24-30 апрель көннәренә туры килә.

Аның төп максаты булып халыкка вакциналарның күп йогышлы авырудан саклануның бердәнбер чарасы икәнлеген искә төшендерү тора.
Быелгы атналык «Иммунлаштырудагы кимчелекләрне бетерик» дигән девиз астында үтә. Атналык кысаларында дөньякүләм күп чаралар оештырыла, өстәмә иммунлаштыру көннәре билгеләнә, халыкка өстәмә мәгълүмат бирелә.


Иммунлаштыруга кагылган берничә факт:
- иммунлаштыру дифтерия, гепатит В, коклюш, пневмония, полиомиелит, краснуха, столбняк кебек куркыныч авыруларны булдырмый кала. Югарыда саналган авырулар кеше сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра, инвалидлыкка хәттә үлемгә дә китерергә мөмкин;
- ел саен иммунлаштыру юлы белән 2-3 млн.га якын кеше гомере сакланып калына;
- безнең илдә милли календарьга кертелгән төп вакциналар бушлай ясала, шул ук вакытта артта калган илләрдә ел саен 18,7 млн бала төп вакциналарны да ала алмый;


Күп очракта әти-әниләрдә интернетта тапкан, кешедән кешегә күчкән имеш-мимешләр урынсыз курку, сораулар тудыра. Иммунлаштыру турында нинди генә сорау туса да аңа дөрес җавапны баланы караган табиб кына бирә ала. Шуңа да һәр очракта табиб белән киңәшергә тәкъдим ителә.


Балаларыбызның да, үзебезнең дә сәламәтлегебез үз кулыбызда!


Санитар эпидемиологик күзәтү үзәге.

Фото: http://сгб1.рф/images/news/immunizac.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250