Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы яңа пандемияләргә әзер булырга чакырды

«Без барыбыз да пандемия укыта торган дәресләрне дөрес итеп өйрәнергә тиеш», — дип билгеләп үтте ул.

Дөнья җәмәгатьчелеге хәзерге коронавирус пандемиясе тәҗрибәсен исәпкә алырга һәм яңа эпидемияләргә һәм пандемияләргә әзер булырга тиеш. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Адан Гебрейесус белдерде.

Кече утрау дәүләтләренең сәламәтлек саклау саммитында катнашучыларга телесэлемтә буенча мөрәҗәгать итеп, ул: «Без барыбыз да пандемия укыта торган дәресләрне дөрес итеп өйрәнергә тиеш», — дип билгеләп үтте.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы ассызыклаганча, «яңа эпидемияләргә һәм пандемияләргә әзер булу өчен, аларны булдырмаска тырышу, аларга тиз җавап бирү һәм аларны бетерү өчен беренчел медицина ярдәме һәм сәламәтлек саклау хезмәтләрен җәелдерү нигезендә барысын да эшләргә әзер булырга кирәк».

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пандемия ковид-19 яңа штам