Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты татарстанлыларга коронавирусның психик сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләячәк
Сорауларга табиб-психотерапевт Владимир Менделевич җавап бирәчәк, туры эфирның модераторы ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева булачак.
Табиб-психотерапевт, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Владимир Менделевич Covid-19 татарстанлыларның менталь сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы турында сөйләячәк. Владимир Менделевич Covid-диссидентларның өогынтысы һәм коронавирусның нәтиҗәләре нинди булырга мөмкин икәнлеген аңлатачак.
Туры эфир «Covid-19 һәм психик сәламәтлек. Рухи тигезлекне ничек сакларга?" дигән темага конференция иртәгә ТР коронавирус таралуына каршы тору оперштабының Instagram-аккаунтында узачак. Әңгәмәнең модераторы - ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Эфирны шушы сылтама буенча карарга мөмкин булачак. Онлайн-трансляция 11: 00 сәгатьтә башлана.
Тулырак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев