Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бүтәннәр бәйрәм иткәндә, аларның хәле кискен

Маскаларны салмаска, кеше күп урыннарда булмаска кирәк.

Баш исемнән үк күпләр аңлар сүзнең ни хакында барганлыгын. Әйе, сүз чир турында, көтмәгәндә аяктан еккан, күпләрне якыннарсыз калдырган коронавирус турында. Бүген дә күп кенә райондашлар әлеге чирдән газап чигә. Бу хакта алар хәзер ачыктан-ачык сөйли. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында исемнәр үзгәртелеп бирелә.

Ислам:

  - Минем беркайчан да авырганым булмады. Хәтта салкын тиеп тә. Бу чир чыккач та ышанмадым. Авырган кешеләргә 200 меңгә кадәр акча түлиләр икән, дип кешегә кушылып  сөйләнеп йөрдем. Чит илләрдә ял итеп кайттым. Кайткач мәҗбүри анализ бирергә туры килде. Анализда чир барлыгы күренде. Әмма мин үземне начар хис иттем дип әйтә алмыйм. Ис тә, тәм дә тойдым шикелле. Апам кайтма дисә дә, олы яшьтәге әни янына атна саен кайттым.  Әкият, имеш. Һәм кисәк кенә әни авырып китте. Бертуктаусыз йөткерүләре, авызымның тәме юк дип зарланулары үзәгемне өзде. Температурасы төшмәде. Апамның шулчактагы күз карашларын мәңге онытасым юк.. Еш салкын тидерде әни. Әмма букадәр авырганын хәтерләмим. Шәфкать туташы әнине больницага илтергә кушты. Алып киттек, һәм шуннан әнине исән килеш бүтән күрмәдек. Уйлыйм да, күздә яшь. Җанны әллә нәрсә кимерә. Апа минем белән сөйләшми. Кайтам да  кар ерып әни янына барам. Аны ничек күмгәнне сөйләп тә тормыйм. Коточкыч булды ул. Саклагыз әниләрне, авырыйсыз икән, кайтмагыз, бергә яшисез икән, кая да булса качыгыз. Үз-үзеңне гаепләп яшәү бик авыр.

Алсинә:

-Яңа елны авырып каршы алып ятабыз менә.  Гел елата, саташтыра, бик авыр. Температураны бары бер укол белән генә төшереп була. Ярый әле табибыбыз әйбәт, төшенкелектән саклап тора. Орышып та ала. Һич үпкәләмибез. Авызда әллә нинди тәм шунда, аңлатып булмый. Биш көннән соң ис сизми башладым. Салкын тиргә батып ятам менә. Бу авыру кәеф кырылганны яратмый, оптимист булырга кирәк монда. Гаиләдә бөтенебез дә авырып чыкты инде. Кемдер укшып, кемдер йөткереп. Иң авыры минеке булды бугай, ничә төн йокы күргәнем юк. Аннан курыкмаска кирәк, пошаманга төшкәннәрне бөтереп кенә ала бу. Тилертергә дә күп сорамый бу. Тик куркырга кирәкми. Хәзер аның дәвалау схемасы бар. Минеке дә үтәр, Алла боерса. Мин ышанам. Үпкәм теткәләнеп бетсә дә ышанам.

Н. апа:

-Районда госпиталь ачулары бик әйбәт булды. Бик нык авырып, борчылып барган идем, Казанга җибәрсәләр нишләрмен, дип. Ходайның рәхмәте монда дәваладылар. Бик әйбәт карыйлар. Бик рәхмәтле булып кайттым. Система куюга хәлем яхшырды. Бер дә исән калырмын кебек түгел идем. Рәхмәт табибларга, шәфкать туташларына. Нәрсә әйтәсем килә,  чир йоктырсаң, кеше нәрсә киңәш итә, шуны эшләргә ярамый. Табиб ни куша, шуны эшләргә кирәк. Миңа да, ул  табиб биргән даруны эчмә диделәр, ә эчкән булсам, чирем бу кадәр тирәнгә китмәгән дә булыр иде, бәлки

Фаил:

- Ис сизмәдем, тәм тоймадым. Анализ бирдем, юк, дип килде.Томография үттем, чиста диделәр. Вируска каршы дару гына эчтем. Инде больничныйны яптылар, тик эч пошып калды. Үземә-үзем урын табалмый тилмерәм. Нервылар табибына бардым, баштан ук дару кирәк булган. Гаеп үземдә дә бар инде, кем авырый, шуның янында йөрдем, кайда кеше күп, шунда кайнаштым. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә. Таләпләрне үтәп яшәү бик кирәк икән ул. Шуңа күрә, кушканны эшлик. Маскаларны салмаска, кеше күп урыннарда булмаска кирәк. Температура да юк менә, тик тәнем кайнар кебек, эчтә дә ниндидер кайнарлык бар.

Сәламәтлек – зур байлык. Сәламәт булмасаң, акчаң да булмый, малың да таркала, тормышың да җимерелә. Сәламәт кеше генә уңыш казана, теләгенә ирешә ала. Чирле тормышта ничек тә сәламәт яшәргә тырышырга кирәк. Яңа 2021 ел тормышыбызны да, җан һәм тәнебезне дә сәламәт итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус