Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Буада кош гриппы ачыкланган

Буа районы Карлы авылында М.Хәйруллов крестьян-фермер хуҗалыгында кош гриппы авыруы ачыкланган.

Ул быелның 27 сентябрендә Чувашия Республикасы Татар Согыты авылыннан шәхси эшмәкәрдән казлар сатып алып, үзе асраганнар арасына кушкан. Бер күпмедән соң кошлар үлә башлаган. Тикшерү аларда кош гриппы булуын ачыклаган. Барлыгы меңнән артык баш кошны кичә ветеринария белгечләре юк иткәннәр.

«Россельхознадзор»ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге начальнигы Идрис Гатин әйтүенчә, фермер хуҗалыгында асралучы барлык кош-корт, азык, хуҗалык кирәк-яраклары, агач әйберләр дә юк ителәчәк. Корылмалар дезинфекцияләнәчәк. Фермада киләсе ел дәвамында кош-корт асрау тыела.

Әгәр дә соңгы вакытта кош-корт сатып алган булсагыз, игътибарлы булыгыз. Үлә башласалар ашыгыч рәвештә ветеринарларга мөрәҗәгать итегез. Документларсыз әлеге товарны бөтенләй сатып алмаска киңәш итә белгечләр.

 

 

@buinsk.bayrak

@bua.koslara

http://buinsk-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кош гриппы