Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бушка дару буламы яисә «социаль пакет» турында

Дәүләт тарафыннан соңгы елларда медицина хезмәтенең иминият өлешенең ныклы финанс кысаларында булуына зур игътибар бирелә. Халыкка сайлап алу мөмкинлеген саклау юнәлеше дә әһәмиятле. Хезмәткә яраксыз дип табылган хезмәткәрләрне социаль яклауны тәэмин итүне дәүләт үз өстенә алды.

Бүгенге көндә районыбызда 4804 кеше хезмәткә яраксыз дип табылган. Шуларның 1209ы, ягъни дүрттән бере генә рецепт нигезендә бушка дару алучылар исемлегендә. «Социаль пакет» бушка дару алу белән генә чикләнми, авыру билгеләре буенча билгеләнгән ял йортларына бушка юллама алу, шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы да монда кергән.

2016 елда бу өлкәдә нинди үзәрешләр бар һәм дәүләт тарафыннан билгеләнгән «социаль пакет»тан уйламыйча баш тарту нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, бу турыда Балтач район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Чулпан Мөхәммәтгалиева белән сөйләшү алып бардык:

«Районда «социаль пакет», ягъни бушка дару алу мәсьәләсе бүген күп кешене, шул исәптән безне, табибларны да борчый. "Социаль пакет"тан баш тартканчы, без - табиблар, башта ныклап уйларга кинәш итәбез, чөнки кешегә инвалидлык авыртуы буенча бирелә, ә авыру кеше дарусыз тора алмый. Бигрәк тә шикәр авыруы, бронхиаль астма, яман шеш, психик авырулар белән авыручыларга дару көндәлек кирәк. Бу авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган дарулар иң кыйммәтлеләре, алар 3-5 мең сумнан 350-400 мең сумга кадәр торалар.
Шунысын да әйтергә кирәк, районда кыйммәтле дарулар кирәкле авырулар саны башка районнарга караганда күбрәк. Мәсәлән, бездә исәптә торучы 9 авыру ярты елга 2 млн. сум күләмендә дарулар алды, ә бер айга дарулар өчен бары 716,40 сум гына каралган, шунлыктан, барлык инвалидларга дарулар алу өчен акча җитми. Әмма, акчага кызыгып, дарулардан баш тарту тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Берничә мисал, авыру кеше канындагы яман шеш (лейкоз) буенча хастаханәдә исәптә тора, I группа инвалид, моңарчы авыртуы борчымагач, «социаль пакет»тан баш тарткан. 2014 елда авыртуы көчәеп китеп, бер айга 60 меңлек дару кирәк булды. Аптекада дару була торып та, бушка рецепт язу мөмкин булмады, сатып алдылар. Ә инде 2015 елга «социаль пакет" өчен гариза язып, шушы авыру ярты елга 500 мең сумга кадәр рецепт белән бушка дару алды.

Н. исемле авыру кан басымы белән бездә исәптә тора, II группа инвалид, «социаль пакет»тан баш тартты. Ел уртасында аның бөерләре эшләүдән туктап, Шәмәрдәнгә гемодиализ үзәгенә атнага 3 тапкыр йөрү билгеләнде. Кыйбатлы даруларны да алырга кирәк. "Отказ"ны үзгәртергә Мәскәүгә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына кадәр язып карау да файда бирмәде, даруларны узләренә сатып алырга туры килде. Бүгенге көндә бездән 15 авыру бөерләре эшләмәү сәбәпле гемодиализга йөриләр, кыйбатлы дарулар белән тулысынча бушка тәэмин ителәләр. Бу категория авырулар өчен бу яртыеллыкта 1 млн. 200 мең сумлык дарулар кайтарылды.

Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Әле 1 октябрьгә кадәр вакыт бар. "Җиде кат уйла, бер кат кис" дигән мәкальдән чыгып, нинди дә булса карарга килгәнче тагын бер кат уйларга киңәш итәр идек.

Бушка даруларны авыруларга вакытында җиткерүдә кимчелекләр бар, без аларны беләбез һәм бетерү буенча эш алып барабыз, мөрәҗәгать иткән һәрбер авыру ярдәмне мөмкин кадәр вакытында һәм тулы күләмдә алсын өчен тырышачакбыз».
Әгәр дә инвалид 2016 елга "социаль пакеттан файдаланырга тели икән, 2015 елның 1 октябренә кадәр районның Пенсия фондына килеп гариза язарга тиеш (алдагы елда «соцпакет» алган булсалар, яңадан гариза язарга кирәкми). Гариза бирүче бу өстенлекләрдән баш тарта икән, алдагы ел тәмамланмыйча, аны берничек тә исемлеккә кертеп булмаячак.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров: «Бу мәсьәлә бездә кискен тора. Районыбыз республикада ««социаль пакет»тан иң күп баш тартучылар исемлегендә беренче бишлектә. Авыруларга дару өчен бирелә торган акча бары ««социаль пакет»тан баш тартмаганнар хисабына бирелгәнен, исемлектә калганнарның күбесенең бүтән чарасы булмыйча, бушка бирелә торган даруга гына исәп тотканнарын аңласак, бу мәсьәләнең нинди авыр икәнен күз алларга була. Чыгу юлы монда бер генә: авыру кеше «социаль пакет»тан баш тартмый торган итеп, даруларны вакытында бирүне оештырырга кирәк».
Кайсын сайлыйсың: Соцпакетмы, акчамы?
Таһир Әлтәпов, Көек авылы: "Мин гомерем буе хуҗалыкта шофер булып эшләдем. Инде менә ике бөерем авырып, табиблар күзәтүе астында торам. Бушлай дәвалану үтә алам. Көнаралаш Шәмәрдәнгә чыгып, бер дәваланып кайту гына да меңәрләгән зур суммага төшәр иде. Мондый мөмкинлек бирмәсәләр дә бернишләп булмас иде, абзарыңдагы барлык хайваныңны сатып бетереп акчага әйләндергән очракта да, бу сумманың озакка җитмәячәген беләбез. Дәүләтнең бу ярдәме булмаса, аның кадәр кыйммәтле дару-уколларны сатып алып бетереп булмастыр. Шуңа да бер дә зарланмыйм, рәхмәт кенә әйтәм."

Наил Шәрипҗанов, Норма авылы, I төркем инвалид: "Мин соцпакеттан файдаланучы, даими рәвештә атнага өч тапкыр Шәмәрдәнгә канны чистарту процедурасына - гемодиализ дәвалану төренә йөрим. Кайбер вакытларда дарусыз калабыз - я бетте инде, я кайтмады, диләр. Ә без шул даруларсыз тора да алмыйбыз. Ә менә тормыш иптәшем Роза кан басымы, йөрәк-кан тамырлары авыруыннан интегә. Социаль пакеттан "отказ" язмаса да, күпчелек очракта үзебез сатып алырга мәҗбүр булабыз. Табиблар даруларны кайтартуны игътибарга алып, уңай якка хәл итсеннәр иде."

Фәйзрахман Шәмсетдинов, Алан авылы: "Миндә йөрәк-кан тамырлары авыруы. Йөрәккә операцияләр дә кичердем. Шул сәбәпле, кыйммәтле даруларга мохтаҗмын. Кызганычка каршы, йөрәк һәм кан тамырлары авыруы белән чирләүчеләргә дарулар аз була. Әмма бер уңай ягы бар: социаль пакеттан баш тартмагач, көттереп кенә булса да, шифаханәләргә юлламалар булып тора. Элеккерәк елларда өч тапкыр "Васильево"да, 2010нчы елда "Сосновый бор"да һәм менә быел җәйдә Чаллының "Радуга" шифаханәсендә дәваланып, ял итеп кайттым".
Фото: http://pensionary.ru/pensii-2012/chto-vibrat-sotspaket-ili-dengi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250