Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Бушлай дәвалыйбыз дип алдадылар"

Стәрлетамакта яшәүче Гөлназ Зәйнуллина аякларының лимфатик шешенүеннән җәфалана.

Аңа Елена Малышева белән “Здорово жить” программасы эфирында бушлай дәвалану вәгъдә ителә. Тик программа төшерелгәннән соң, акча таләп иткәннәр.

Гөлназ Зәйнуллинага бу диагнозны 13 ел элек куйганнар, ул авыртынудан җәфа чигә. Күптән түгел аны тапшыруда катнашырга чакырганнар, түләүсез медицина ярдәме, тикшерү һәм компрессион трикотаж вәгъдә иткәннәр дип яза "Кызыл таң" Башкортстан басмаларына сылтанып. Моннан тыш, программа төшерер алдыннан Зәйнуллинаны эфирда дәвалау бәясен дә, мәҗбүри өстәмә чыгымнар турында да әйтергә ярамаганлыгы турында кисәткәннәр.  

"Ул вакытта ни өчен килдем, дип сорагач, миңа: «Кунак буларак, сезнең аякны халыкка күрсәтү өчен. Бу бит шоу", — диделәр. Мин боларны ишеткәч, шаккаттым", — дигән Гөлназ Зәйнуллина.  

Аның сүзләренчә, төшерелгән материалның күбесен кисеп алганнар, ә эфир вакытында бушлай дәвалану вәгъдә иткән табиб, программадан соң, аңа акча җыярга кирәк, дип белдергән.

Гөлназ Зәйнуллина белән эфир вакыты берничә минут дәвам иткән.

 Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25539

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев