Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бушлай конфет тараталар: зинһар, ашый күрмәгез!

Наркологлар әйтүенчә, ата-аналарның хафалануы нигезсез түгел.

«Казанның Бондаренко урамы, 8нче йорт подъездыннан хатын конфетлар беркетелгән кәгазьне алып атты. Мондый «белдерүләр»не йортларга еш элә башладылар, сак булыгыз!» – диелгән хәбәр социаль челтәрләрдә яшен тизлегедәй таралды.

Бу конфетларны наркотик матдә дип шикләнәләр. Әти-әниләр борчуда. Мәктәпләрдә бу темага аңлату эшләре алып барыла. Чираттагы имеш-мимеш, спам хәбәр булыр­га да охшамаган. Чөнки Казанның 40нчы гимназиясе директоры Людмила Яковлева социаль челтәрдә әти-әниләргә мөрәҗәгать белән чыкты: «Гимназиядә кайбер укучыларның үз-үзләрен тотышлары үзгәрде. Балалар укшыйлар, тән тиресе агару, хәлсезлек күзәтелә. Тикшерү күрсәткәнчә, бу ашханәдәге туклану белән бәйле түгел», – дип язды ул.

Балалар наркотик матдә – снюс кулланган дигән шик бар. Директорга 5-6 нчы сыйныф укучыларының әниләре дә мөрәҗәгать иткән. Алар балаларын конфет, порошок формасында сатыла торган наркотиклардан саклауны үтенгән. Директор исә үз чиратында, тиешле чаралар күрүне сорап, полиция хезмәткәрләренә хат юллаган.

Баксаң, бу конфетлар 40нчы гимназиядә генә түгел, Казанның башка мәктәпләрендә дә таралган икән. Бишенче сыйныфта укучы кызлар, малайлар арасында да аны кулланып караучылар булган. Җиләк-җимеш тәме килгән наркотик-конфетларны кайбер әти-әниләрнең балаларында күргәне дә бар.

Наркологлар әйтүенчә, ата-аналарның хафалануы нигезсез түгел. Беренче карашка зыяны юк кебек тоелса да, әлеге снюсларда никотин бик күп. Ул хәтта олы кеше өчен дә куркыныч. Балаларда мондый төр наркотикка бәйлелек тиз барлыкка килә. Иң аянычы – бу матдәләрне сату канун тарафыннан тыелмаган. Җитештерүчеләр аны сагыз, конфет дип яшерен исем астында сату юлын да таба. Хәзер хокук саклау­чылар, 40нчы гимназия директорының мөрәҗәгате нигезендә, бу мәсьәләне тикшерә. Наркологлар исә әти-әниләргә балаларына карата игътибарлырак булырга киңәш итә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять