Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Буыннарыгыз сызлыймы?

Шулай икән, туклану режимына бераз үзгәрешләр кертергә туры килер.

Буын авырулары кимерчәк тукымада матдәләр алышыну бозылу аркасында барлыкка килә.

Экспертлар симптомнарны җиңеләйтергә булыша һәм чирнең башлануына тоткарлык ясый торган берничә продуктны атады.

Артроз вакытында буыннардагы кимерчәкнең таркалуы нәтиҗәсендә ялкынсыну процессы башлана. Әлеге процессны киметү өчен, рационга омега-3 кислоталарын кертергә кирәк. Ул скумбрия балыгында күп.

Киви да бик файдалы продукт. Ул гиалурон синтезына ярдәм итә торган антиоксидантларга бай.

Буыннары авыртудан интегүче кешеләргә шулай ук солы боткасын да читкә куймаска кирәк. Әлеге ботканың составында марганец бар, аның ионнары сөяк һәм кимерчәк тукымалары ферментларын җайга сала.

«Медикфорум» порталы хәбәр иткәнчә, җитен мае, сардина, сельдь, куркума һәм сөт куллану да буыннар авыртканда ярдәм итә.

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев