Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Быел Балтачта кемнәр диспансеризация үтәргә тиеш?

Диспансеризация өч елга бер мәртәбә уздырыла. Ул 21 яшьтән башлана.

2017 елда 1996, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924, 1921, 1918 елгылар һәм аннан өлкәнрәкләр үтә.

Табиблар чирләрне иртә стадиядә ачыклауда һәм вакытында дәвалауда нәкъ менә диспансеризациянең роле зур дип саный. Мондый чирләргә кан әйләнеше системасы авырулары һәм беренче чиратта йөрәк ишемиясе һәм цереброваскуляр авырулар, яман шешләр, шикәр диабеты, үпкә хроник авырулары керә. Үлемнәрнең 75 проценты нәкъ менә шушы чирләр белән бәйле дә.

Моннан тыш, диспансеризация кан басымы, холестерин, канда глюкоза күтәрелүне ачыклау максатын күздә тота. Әлеге чара чамадан тыш күләмдә тәмәке тартуны, алкоголь куллануны, дөрес булмаган туклануны, түбән физик активлыкны, гәүдәнең артык массасын һәм симерүне контрольгә алырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә вакытында диспансеризация үтү инвалидлыктан гына түгел, үлемнән дә коткарып кала дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диспансеризация