Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Быел грипптан прививка ясатучылар саны былтыргыдан күбрәк булачак

Марина Патяшина сүзләренчә, грипп белән балалар һәм өлкәннәр аеруча нык авырый.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда грипптан прививканы былтыргыга караганда күбрәк кешегә ясарга ниятлиләр. Узган сезонда 1 млн 800 мең кеше вакцинацияләнгән булса, быел барлыгы 2 млн кешегә прививка ясау күздә тотыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләделәр.

“Кичә 4 сентябрьдә Роспотребнадзор хезмәте җитәкчесе, Россиянең баш санитар табибы Анна Попова гриппка каршы Бөтенроссия прививка кампаниясенә старт бирде. Татарстан Республикасы актив вакцинациягә әзер”, - диде Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Август ахырында вакциналарның беренче партиясе кайтарылган – балалар өчен 300 мең, олылар өчен 600 меңгә якын вакцина. Бу планның 43 процентын тәшкил итә. Сентябрьдә тагын вакцина кайтарылачак. Вакцинация сентябрь, октябрь, ноябрь айларында узачак.

“Грипп иң куркыныч вируслы авыру булып кала. Йогышлы, тиз тарала, берьюлы күп кешегә зыян китерергә мөмкин. Ел саен сезонлы эпидемияләр вакытында планета халкының 10 процентка кадәр өлеше авырый. Бу 1 миллиард кеше дигән сүз. Ел саен грипптан өзлегүләр аркасында меңләгән кешеләр һәлак була”, - диде Патяшина.

Аның сүзләренчә, гриппның куркыныч дәрәҗәсе өзлегүләр тиз таралуда чагыла. Беренче чиратта бу - пневмония, аннан кеше үләргә мөмкин. Балалар иң сизгер категория. Былтыр алар барлык авыручыларның 70 процентын тәшкил иткән.

“Гриппны өлкәннәр һәм балалар аеруча авыр кичерә. Бу категорияләр өчен өзлегүләр бик куркыныч. Иммун системалары шушы вирус белән моңарчы очрашмаганга, балалар грипп белән нык авырый. Өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булганнар өчен вирус иммун системалары инде какшаганрак булуы аркасында куркыныч”, - дип аңлатты Марина Патяшина.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка