Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Быел Татарстанда ВИЧ-инфекцияле аналардан туган балаларның барысы да сәламәт булган

ВИЧлы анадан туган балага вирус йокмау очрагы соңгы бик күп елларда беренче тапкыр теркәлгән.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда ВИЧ-инфекцияле әниләрдән туган балаларның барысы да сәламәт. Бу хакта «СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге» баш табибы Нияз Галиуллин әйтте.

Аның сүзләренчә, ВИЧлы аналардан вирус йоктырмыйча балалар туу соңгы бик күп елларда беренче тапкыр теркәлгән. «129 баланың берсендә дә ВИЧ ачыкланмаган. Ләкин әле ел тәмамланмаган, ел азагына кадәр шулай  булыр дип ышанабыз», — диде Нияз Галиуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Бүген Татарстанда ВИЧ диагнозы куелган 156 бала хисапта тора. «Алдагы елларда барлык яңа туган нарасыйларның 0,6-0,9 проценты ВИЧ белән туган балалар була иде», — диде баш табиб.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вич