Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бәйрәм үтте, хәлләр бетте... Хәзер нишләргә?

Дөрес тукланырга, физик активлыкны арттырырга!

Дөрес тукланырга!

Бәйрәмнәрдән соң ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан зарланучыларның да саны арта. Моны булдырмас өчен һәр көнне литр ярым-ике литр су эчәргә өйрәнегез. Әмма бу йөрәк-кан тамырлары авырулары булмаганнарга гына. Диетик меню булдырырга кирәк. Иртән ботка ашау файдалы. Аңа киптерелгән җиләк-җимеш салсагыз, шикәр салмыйча суда пешерсәгез, тагын да яхшырак. Ризыкны парда пешереп ашау яхшы. Кыздырылган ризыклар турында киләсе бәйрәмнәргә кадәр онытып торсагыз да була.

Физик активлыкны арттырырга!

Безнең организм табигатьтә, актив хәрәкәт иткәндә ял итә. Андый чакта нервылар тынычлана, депрессиягә дә бирелеп утырудан да котыласыз. Спорт залына йөрү, йөгерү, җәяү йөрү, чаңгыга басу, гомумән, физик активлык вакытында каныбызга эндорфиннар бүленеп чыга, аларны икенче төрле “бәхет гормоннары” дип тә йөртәләр, дип яза https://kiziltan.ru .

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев