Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чәйне күп эчүнең чиргә китерүен әйткәннәр

Чәйдә, каһвәдәге кебек үк, кофеин бар. Ә ул артыкка киткәндә кәефкә начар тәэсир итә.

Чәйне күп эчү йөрәк тибеше ешаюга (тахикардия), баш авырту һәм ярсучанлыкка китерергә мөмкин.

Табиб-диетолог Елена Соломатина «Москва 24» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Белгеч әйтүенчә, яшел чәйне көненә — дүрт-биш чынаяктан, ә карасын — өч-дүрт чынаяктан арттырырга ярамый. — Күбрәк эчкәндә, бөерләргә авырлык киләсен, нерв системасының кирәгеннән артык «кәефләнәсен» көт тә тор, — дип аңлаткан ул.

Чәйдә, каһвәдәге кебек үк, кофеин бар. Ә ул артыкка киткәндә кәефкә начар тәэсир итә.

— Шул сәбәпле ярсучанлык, баш авырту, игътибарны туплый алмау, тахикардия барлыкка килергә мөмкин. Кеше башта һич юктан якыннарына бәйләнә башлаячак. Соңыннанрак чәй, теләсә кайсы психоактив матдә кебек, бөер өсте бизләренә зыян салачак.

Нәтиҗәдә кире процесс башланып, кешенең бик акрын уйлаучан һәм кыймылдаучанга әйләнеп калуы, депрессиягә бирешүе бар. — дип кисәткән табиб.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәй