Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чәч коелса, нинди табибка барырга? (сорау-җавап)

Чәчем нык коела. Чәчне тәрбияләү өчен тигәнәк мае да сөртәм, кыйммәтле бальзамнар да алдым - ярдәме юк. Дус кызым табибка барып кайт, ди. Нинди табибка барырга соң? Мин бит үземне сәламәт хис итәм.

Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева җавап бирә.

Гүзәл Сәгыйтова:
- Тире-венерологик диспансерда трихолог дигән табиб эшли. Аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чәч коелу организм халәтенә бәйле. Бу гиповитаминоз, стресс, җитәрлек йокламау, рационда күп кенә витаминнар булмауга бәйле булырга мөмкин. Табиб карап, чәч структурасына бәя бирәчәк. Сәбәбен ачыклап, дәвалау билгеләячәк.

Ләйсәния Әгълиева:
- Чәч коелганда, тире чирен дәвалаучы табибларга барып күренергә кирәк. Алар, кирәк булса, яңадан терапевтка җибәрә ала. Аннары терапевт та ярдәм итәргә мөмкин.
intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250