Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чебен гөмбәсен яман шештән дәвалану өчен куллану дөресме?

“Яман шештән дәвалану өчен чебен гөмбәсе төнәтмәсе әзерләп кулланучылар бар”, - ди Алия Насыйбуллина.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина сүзләренчә, чебен гөмбәсен (мухомор) яман шештән дәвалану өчен кулланучылар бар. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Халыкта чебен гөмбәсе төнәтмәсе яман шеш авыруларыннан коткара дигән уй яши. Шуңа гөмбәчеләр махсус рәвештә әлеге гөмбәне җыя яки сатып ала. Шәхсән үзем күрдем”, - дип сөйләде табиб.

Фото: Султан Исхаков

Алия Насыйбуллина сүзләренчә, чебен гөмбәсе төнәтмәсе эчеп агуланган бер пациент Казан шәһәре 7нче хастаханәсенең токсикология бүлегенә ике тапкыр эләккән.

“Аның кан басымы төшеп бетеп, үзе шок хәлендә иде. Әмма шуңа карамастан, һаман шуның белән мавыгуын дәвам итә”, - диде Алия Насыйбуллина.

Табиб, яман шешкә каршы көрәшәм дип, агулы чебен гөмбәсен белә торып кулланмаска чакыра.

“Без әлеге гөмбәнең яман шештән файдасын исбатлый алмыйбыз, әмма ул, бигрәк тә аның төнәтмәсе организмга зур зыян салуын гына әйтә алабыз”, - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рак