Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чепья хастаханәсе ябыламы?

Редакциябезгә Балтач районы, Чепья авылы халкы борчылып шалтыратты.

«Кайбер авылларда яңа фельдшерлык пунктлары ачалар, сырхауханәләрне ремонтлыйлар, ә бездә булган хастаханәне ябалар, безгә нишләргә?» – дип зарланды алар.

Әлеге мәсьәлә буенча Балтач районы үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиевтән аңлатма алдык. Баксаң, сүз Чепья участок хастаханәсен ябу турында бармый икән. Сәламәтлек саклау өлкәсендә Россия күләмендә барган оптимизация кысаларында, тәүлек буе эшли торган койка-урыннарны бетерергә җыеналар. Моңа карап, беркем дә эшсез калмаячак. Стационар амбулатория итеп үзгәртеләчәк.

– Бетерәсе килгәннән түгел, әлбәттә. Бу, беренче чиратта, финанс мәсьәләсе, сыйфатны яхшыртырга теләү белән бәйле. Чепья участок хастаханәсе ябылмаячак. Ул 6 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Анда биш-алты табиб эшли, педиатр, теш табибы да бар. Хастаханәдә биш урынлы стационар да исәпләнелә. Әмма ул стационарда эшләр өчен гомуми практика белгече кирәк. Андый кеше юк. Аннары, стационар өчен шәфкать туташлары, аерым кухня, башка кирәк-яраклар таләп ителә. Болар барысы да чыгымнар дигән сүз. Финанс мөмкинлекләребез чикләнгән булу сәбәпле, без стационарны тәэмин итеп тора алмыйбыз. Ул нәтиҗәле эшли дә алмый. Анда тиешле җиһазлар юк, стационарда дәваланучылар да сирәк була иде, – дип аңлатты Газинур Дәүлиев.

Хәзер Чепья халкы авырып китсә, беренче чиратта, теркәлү урыны буенча авылдагы участок хастаханәсенә мөрәҗәгать итә ала. Анда беренчел медицина ярдәме күрсәтелә, белгечләр кабул итә. Авыруларның көндезге стационарда дәвалану мөмкинлеге дә бар. Чепья хастаханәсендә тугыз урынга исәпләнелгән көндезге койкалар бар. Авыр хәлдәге авыруларны, табиб юлламасы белән, Балтач районы хастаханәсенә озаталар.

– Чепья авылы район үзәгеннән 22 чакрым ераклыкта гына урнашкан. Юллар яхшы. Бездә авыруларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Тәҗрибәле табиблар эшли. Авыруларны, хәленә карап, махсуслашкан медицина учреждениеләренә җибәрәләр. Әйтик, инсульт кичерүчеләрне – Арча хастаханәсенә, йогышлы авырулар вакытында Сабага озату каралган, – диде Балтач районы хастаханәсе баш табибы.

Сүз уңаеннан, моннан ун еллар элек 15 чакрым ераклыктагы Янгул авылында да койка-урыннарны бетергән булганнар. Балтач районында хәзер тәүлек буе эшли торган стационар бары тик район үзәк хастаханәсендә генә бар. Ул 98 урынга исәпләнелгән. «Бу – район халкы өчен җитәрлек», – диде Газинур Дәүлиев.

 

Эльвира Мозаффарова

Балтач, Чепья

shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чепья хастаханәсе