Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чепьяда ни хәлләр бар

1990 елларда төзелә башлап, нәкъ 10 ел буе төзелеп сафка бастырылган 50 койка-урынга исәпләнгән Чепья хастаханәсенеӊ язмышы бүгенге көндә ул төбәктә яшәгән күпләрне борчый.

Бу дәвалау оешмасына оптимизация чорларын узу җиӊелләрдән булмады, бүгенге көндә бары 9 кешелек көндезге стационар калдырылган. Моныӊ сәбәпләре турында район иҗтимагый Советыныӊ соӊгы кинәшмә-утырышында хәйран озаклап сөйләшү булган иде. Совет әгъзалары Чепья хастаханәсенеӊ бүгенге халәтен үз күзләре белән күргәннән соӊ район үзәк хастаханәсенеӊ баш табибы Газинур Дәүлиевныӊ аӊлатмасын тыӊладылар:

– Чепья зонасына кергән 21 авылда 6319 кеше яши, аларга 15 фельдшер-акушерлык пункты беренче медицина хезмәтен күрсәтә. Һәр өлкәдә барган чыгымнарны тәӊгәлләштерү, киметү җиле медицинага да кагылды. Чыгымнарны киметү максатыннан чагыштырмача яӊа бинада өстәмә мәйданнар барлыкка килгәч, монда районныӊ «Наз» бүлекчәсе урнаштырылды. Бүгенгесе көндә Чепья табиблык амбулаториясендә 5 табиб һәм 11 медицина хезмәткәре эшли, 9 авыруга көндез ятып дәвалану өчен мөмкинлек тудырылган. Гомуми практика, педиатрия һәм стоматология буенча табиблар кабул итүне алып баралар. Ә инде тәүлек буе дәваланырга теләүчеләрне Балтач үзәк хастаханәсе үзенә кабул итә, бу очракта тиешле тәртипне һәм чиратны саклау мәсьәләсен үземә йөкләдем. Кызганыч, район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм үземнеӊ берничә мөрәҗәгать булуга карамастан, Министрлык бу очракта Чепья хастаханәсен саклап калырга ярдәм итә алмады. Авырлыкларга карамастан бу зонада яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтү түбән булырга тиеш түгел икәнен без яхшы аӊлыйбыз, әгәр кемнеӊдер зарлары бар икән, 2-62-49 телефоны аша турыдан-туры үземә шалтырата алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чепья хастаханәсе