Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Черки чыга, черки белән чире чыга

Әле күптән түгел, 25 апрель көне Ботендөнья маляриягә каршы көрәш көне итеп билгеләп үтелде. Нәрсә соң ул малярия (бизгәк) һәм аннан үзеңне ничек сакларга була?

Малярия - Азия, Океания, Африка, Үзәк һәм Төньяк Америка илләрендә киң таралган паразит авыру. Таралу өчен уңай шартлары булган территориягә эләккән очракта, бизгәк авыруы җирле халык арасында да таралырга мөмкин. Татарстанда 2012 елда - 3, 2013-2014 нче елларда икешәр авыру очрагы теркәлде. Барлык авыру очрагы чит иллэрдән кайткан очраклар. Татарстан халкы арасында берсеннән - берсенә кучу очрагы теркәлмәде. Озак һәм авыр баручы авыру вакытында бавыр һәм талакның зураюы, аз канлылылык билгеләре күзәтелә. Йоктырганнан алып авыру башланганчыга кадәр 7-25 көн уза. Әмма беренче өянәкләр хәтта 8-14 айдан соң да башланырга мөмкин. Авыруның характерлы билгесе - көн дә яки ике, өч көннән соң кабатланырга мөмкин булган бизгәк өянәкләре. Шулай ук нерв системасы, бөер, бавыр һәм башка органнар авырулары булуы ихтимал. Өянәкләрнең туктавы авыру тулысынча терелде дигәнне аңлатмый. Берникадәр вакыттан соң авыру кире кайтырга мөмкин.

Малярия авыру кешедән малярияле черки тешләү юлы белән күчә. Эссе вакытта черкиләр аеруча актив. Малярия куркынычы булган территорияләр исемлегенә кермәгән урыннарда да бу авыруны йоктыру ихтималы зур. Авыруны гади генә кагыйдәләрне үтәп кисәтеп була. Иң беренче итеп черкиләр бина эченә кермәсен өчен ишек-тәрәзәләрне 0,8 миллиметрдан да артык булмаган вак тишекле челтәр белән капларга киңәш ителә. Марляны бу максатарда куллану уңайсызрак, чөнки ул тузан белән тиз каплана һәм һаваны начар үткәрә. Шулай ук черки тешләүне булдырмас өчен крем, гель, аэрозоль, спрей рәвешендә чыгарыла торган репеллентлар кулланыла. Әлбәттә, аларны инструкция буенча гына файдалану сорала.

Шуны да онытмаска кирәк, черкиләрнең артуы сулыкларда гына түгел, җыелган суларда, сыешлыкларда, агач төпләрендә, санкцияләнмәгән чүплектә, консерв банкларында да була. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен сулы сыешлыкларны тыгыз итеп ябарга кирәк. Канауларны, буаларны үсемлекләрдән чистартып тору зарур. Аңлашылганча, каты көнкүреш калдыкларын бары тик тиешле урыннарга гына ташларга кирәк. Менә шул чакта безне малярия әйләнеп узар.

Кулланучы хокукларын яклау хэм кеше иминлеген
саклау өлкесендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенеӊ
Татарстан Республикасы буенча идарәсенең
Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлеге.
Фото: nebolet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250