Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирнең яше юк, ләкин вакыты бар

Диспансеризация үтү-үтмәүне һәркем үзе хәл итә, ул мәҗбүри түгел. Шулай да район хастаханәсенә барып диспансеризация үтүне вакыт әрәм итеп йөрүгә тиңләүчеләр дә бар. Шундый райондашларыбызның фикере ялгыш булуын раслар һәм быелгы тикшерүләр вакытында күпме авыру ачыкланганын белер өчен район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рәшит Кәлимуллович Шәфигуллин белән әңгәмә кордык.

- Рәшит Кәлимуллович, билгеле булганча, медицина иминиятләштерү полисы буенча кешеләр өч елга бер тапкыр диспансеризация үтәргә хокуклы. Бу чара нидән гыйбарәт?
- 2014 елдан 18 яше тулган һәм аннан олырак кешеләргә өч елга бер тапкыр диспансеризация уздыру тәртибе расланды. Бу мөһим чараның максаты булып, кешеләрдә башлангыч стадиядә хроник авыруларның барлыгын ачыклау тора. Алар исемлегенә: йөрәк-кан тамыры авырулары, шикәр диабеты, яман шеш һәм үпкә авырулары керә. Санап киткән авырулар хәзерге көндә илдә теркәлгән барлык үлем очракларының 75 %тан артыгына сәбәбче булып тора, шуңа күрә аларны кисәтү өчен алдан профилактик чаралар уздыру әһәмиятле. Дипансеризация узган вакытта кешеләрдә югарыда санап узган авыруларның барлыкка килүенә сәбәбче булган төп факторларның барлыгын ачыклау уздырыла. Алар түбәндәгеләр: югары кан басымы, кан составында тиешле нормалардан югары холестерин һәм шикәр барлыгы, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, дөрес итеп тукланмау.
- Үз вакытында мондый үзгәрешләр барлыгын ачыклау табибларга аларның организмга тискәре йогынтысын киметү өчен профилактик чаралар уздыра башларга мөмкинлек бирәме?
- Үзебезнең районга килгәндә, 2017 елның 7 аенда табиблар 2730 кешегә диспансеризация тикшерүе уздырдылар. Шуларның 600дән артыгында әле шикләнү тудырмаган, борчу билгеләре булмаган авырулар барлыгы ачыкланды, 410 кеше дәвалау һәм профилактик чаралар уздыра башлау өчен табиблар күзәтүе астына алынды, алты кешедә - яман шеш, унысында - шикәр диабеты, 85ендә кан басымы авыруы ачыкланды.Гомумән, берәр авыруы яки организмда нинди тискәре үзгәреш табылмаган кешеләр саны чикле һәм бөтен тикшерелеп баручы кешенең 30 %на да җитми.
- Диспансеризация үтүгә бигрәк тә кемнәр җаваплы карый?
Диспансеризация нәтиҗәләре буенча шуны ассызыклыйсы килә, актив тикшеренүчеләрнең беренче зур өлеше 40 яшькә кадәр булган һәм икенче зур өлеше пенсия яшенә җиткән кешеләр, ә 40 яшьтән 60 яшькә кадәр булган эш яшендәге кешеләр диспансеризация узуга кабат-кабат чакыруга карамастан, поликлиникага авырдан киләләр. Бу яшьтә күп авыруларның яңа очраклары теркәлә һәм бигрәк тә яман шеш авырулары. Шуңа күрә кабат мөрәҗәгать итеп әйтәсе килә, диспансеризация узуга килмәгән кешеләр үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куялар.
Мондый тискәре күренешкә эш бируче оешма җитәкчеләре дә игътибарлы булып, бергәләп үзгәртергә булышсалар иде.
- Рәшит Кәлимуллович, райондашларыбызның бер өлеше диспансеризация үтү ни өчен кирәк соң дигән фикер белән яши.
- Диспансеризация узуның бик кирәкле чара икәнен аның яман шеш авыруларын башлангыч стадиядә ачыклау мөмкинлеге мисалында китереп китәсе килә. Гомумән, хәзер бөтен ачыкланып барган яман шешләрне алсак, аның 54%ы яки һәр икенчесен диспансеризация вакытында үткәрелүче тикшерүләр ярдәмендә башлангыч стадиядә үк ачыклап була. Башлангыч стадиядә ачыкланганда аны дәвалап, тулысынча савыгуга ирешергә мөмкин. Диспансеризацияне өч елга бер тапкыр узмыйча аны кичектерү, яман шешкә башлангыч стадиядән инде организмга таралуга мөмкинлек бирү белән тиңләшә, чөнки аның үсүе дәвам итә һәм барлыгы ачыкланмыйча кала. Моның дәлиле булып диспансеризация вакытында соңгы стадияләргә барып җиткән яман шеш авыруы очракларын теркәү тора.
- Халык диспансеризациянең файдасын аңласын, аны вакытында үтсен өчен сезнең, ягъни поликлиника табиблары тарафыннан нәрсәләр эшләнә?
- Без үзебезнең яктан даими рәвештә бу мөһим чараны узуны камилләштерергә тырышабыз, чакырылган кеше тикшерүләр узуга сарыф ителә торган вакытны киметү өстендә эшлибез, булган җитешсезлекләрне бетерергә тырышабыз.
Диспансеризациянең төп максаты хөкүмәтебезнең гражданнарына сәламәтлекләрен саклап калырга, озаграк сәламәт яшәү мөмкинлеге булсын өчен оештырылган чара. Аны узуда төп кызыксынучы - кеше үзе булырга тиеш, без үз чиратыбызда моның өчен мөмкинлек булдырачакбыз.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250