Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чит илдән кайтуга тест тапшыр!

Юкса, 40 мең сумга кадәр штраф түләятәчәкләр 

РФ Баш дәүләт санитария табибы Карары (№ 22, 27.07.2020) нигезендә, һава транспорты белән чит илдән кайткан Россия Федерациясе гражданнары дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталына (https://www.gosuslugi.ru) теркәлергә һәм Россиягә очар алдыннан (билетны сатып алган вакытта, әмма рейска теркәлгәннән соңга калмыйча) кайтучылар өчен “Россия Федерациясенә кайтучыларны теркәү” дигән электрон төрдәге анкетаны тутырырга тиешләр, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегеннән Фәнис Газизуллин. 
Чит илдән кайткан көннән алып өч календарь көн дәвамында ПЦР ысулы белән COVID-19га лаборатор тикшерү узарга һәм “Россия Федерациясе территориясенә кайтучылар өчен яңа коронавирус инфекциясенә тест нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны тәкъдим итү” төрен тутырып, лаборатор тикшерү нәтиҗәсе турындагы мәгълүматны порталга куярга кирәк. Халыкара авиарейслар бүгенге көндә Төркия Республикасыннан гамәлгә ашырыла. Чит илдән кайтучылар өчен анализлар тапшыра алу мөмкинлеген булдыру максатында, пассажирлар кайткач ук COVID-19га анализ тапшыра алу мөмкинлеге Роспотребнадзор һәм ТР Сәламәтлек сак лау министрлыгы тарафыннан турыдан-туры Казан аэропортында ук оештырылган. 
ТР буенча Роспотребнадзор порталда теркәлгән исемлек белән һава транспортында чит илдән кайткан пассажирларның исемлеген тикшерү буенча эшләрне даими нигездә уздыра. Порталга теркәлгән затларның исемлеге, COVID-19га лаборатор тикшерү узмаучылар һәм порталга лаборатор тикшерү нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны урнаштырмаучылар (РФ Баш дәүләт санитария табибының 2.1нче пункттагы карарын бозу (№ 7, 18.03.2020) – РФ административ хокук бозулар Кодексының 6.3 маддәсе 2нче өлеше буенча административ хокук бозу булып тора) Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына тикшерүгә бирелә. Әлеге тикшерүләр нәтиҗәсендә алар җаваплылыкка тартылырга һәм штраф түләргә мөмкиннәр. 

Штраф күләмнәре: 
гражданнарга — 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр; 
вазифаи затларга – 50 мең сумнан алып 150 мең сумга кадәр; 
шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче юридик белеме булмаучыларга – 50 мең сумнан алып 150 мең сумга кадәр яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген административ туктатып тору; 
юридик затларга – 200 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген административ туктатып тору.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев