Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чәкчәк начар исемлеккә эләккән

Кеше сәламәтлеге өчен чәкчәк бик зыянлы ризыклардан санала икән. Милли ризыклардан саналган майда кыздырылучы “кош телләре” һәм пончиклар ашау да бер дә файдага түгел, ди.

Кеше сәламәтлеге өчен чәкчәк бик зыянлы ризыклардан санала икән. Бу хакта “Аргументы и факты” гәзитенә диетолог Людмила Зотова сөйләгән. Милли ризыклардан саналган майда кыздырылучы “кош телләре” һәм пончиклар ашау да бер дә файдага түгел, ди.

Зотова сүзләре буенча,бу тәм-томнар составында шикәр һәм трансмайлар күп. Гомумән диетолог шундый киңәш бирә: татлы ризыкның составы никадәр катлаулырак, ул шулкадәр зыянлырак. Сәламәтлеккә тудырган хәвеф буенча икенче урында -  чүпрәле камырдан пешерелгән десертлар. “Татлы, әмма зыянлы” исемлеген төрле шоколад батончиклары һәм кремнары күпереп торган тортлар тәмамлый.

Микробиология күзлегеннән аксымлы һәм сөт ризыкларыннан ясалган барлык десертлар да хәвеф төркеменә керә. Ләкин бар да ул кадәр куркыныч түгел. Десертларның бер дигәннәре дә бар. Мисал өчен – мармелад, җиләк-җимеш каклары, зефир һәм ачы шоколад, дип яза Өмет.

 

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: bash.news
Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәкчәк